Мамадышта көнкүреш калдыклары турындагы мәгълүмат бирүчегә акчалата бүләк каралган.

2015 елның 26 августы, чәршәмбе
Мамадышта көнкүреш калдыклары турындагы мәгълүмат бирүчегә акчалата бүләк каралган.

Агымдагы елның 1 нче августыннан Татарста Республикасының экология министрлыгы законсыз чүплекләр турында хәбәр итүчеләргә 1000 сум күләмендә акча бирә. Әлеге акча Татарстан Республикасы казнасыннан алына. Программаны финанслау өчен, ел азагына кадәр 5 миллион сум акча бүленгән.
 
Гражданин үзенең хәбәрен
 eco.signal@tatar.ru сайтына яисә министрлыкның интернеттагы кабул итү порталына юллый ала. Шулай ук, гражданин законсыз чүплекләр турындагы мәгълүмат белән җирле экология министрлыгына шәхсән үзе мөрәҗәгать итү хокукына ия. Бу очракта гариза бирүче үзенең исем, фамилия, отчествосын җиткерергә, почта адресын, кәрәзле телефонының номерын, ИНН, СНИЛСын теркәргә һәм законны бозу турындагы видео яки фотосурәтне күрсәтергә тиеш. Әлеге дәлилләрдә экология законнарын бозучының машина номеры, әлеге кешенең фоторәсеме һәм видео яки фотосурәтнең ясалган вакыты күрсәтелүе шарт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International