Үткәнен белгәннең киләчәге бар.

2015 елның 26 августы, чәршәмбе
Мамадышның район буларак оешуына 85 ел тулу уңаеннан туган төбәкне өйрәнү музее мамадышлыларга газиз ягыбызның тарихы белән танышыр өчен уникаль мөмкинлек бирә. Музейның беренче катындагы күргәзмә киләсе атнага ачылыр дип көтелә. Бирегә килүчеләр районның тарихы, күренекле шәхесләре, элекке замандагы алдынгы оешмалар һәм аларның җитәкчеләре белән таныша ала. Тормыш бишегебезнең үткәнен укучылар да белсен өчен күргәзмә 1 ай дәвам итәчәк, ул иртәнге сәгать 8дән, 17:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Шулай ук, күргәзмә барышында якташларыбызны халыкларның төп үзенчәлекләре, фольклоры белән таныштыру максатыннан, авылларга чыгулар планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International