Нәтиҗә ясалды.

2015 елның 26 августы, чәршәмбе
Мамадыш районы яшь гвардиячеләренең эшенә нәтиҗә ясалды. Июнь ае рейтингы буенча “Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе” 16 балл туплап, өченче урынга лаек булды.
Әлеге рейтинг ай саен үткәрелә һәм аның нәтиҗәсендә яшьләр хәрәкәтенең эшчәнлегенә бәя бирелә. Татарстанның 44 җирле бүлеге аларның партия чараларында катнашуы, үзләренең акцияләрен булдыру һәм массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылуы буенча бәяләнә.
 
Районның яшьгвардиячеләре төрле акцияләрдә, хәйрия чараларында актив рәвештә катнаша. Бүгенге көндә Бердәм Россиядә Мамадыш районы буенча 300 кеше бар. Җирле бүлекнең җитәкчесе Элмира Әхмәтова.

Шәһәр көненең программасы билгеле булды.
Шәһәр көненең программасы үз эченә өлкән һәм шулай ук, кече яшьтәге мамадышлылар катнаша алырлык чараларны берләштерә. Традиция буенча районның үрнәк гаиләләренә хөрмәт күрсәтелә, яңа язылышкан парларга да игътибар бирелә. Быел исә үзәктә кәләшләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International