Мамадыш кешесе урманда адашкан.

2015 елның 26 августы, чәршәмбе
Узган тәүлектә татарстан коткаручылары Татарстан урманнарында адашкан дүрт кешене табып алган.

9 нчы тавгуст көнне 10:25 сәгатьтә Мамадыш районы Сотово авылы янындагы урманда коткаручылар 1951 елгы ир-атны табып ала. Ул 8 август көнне үк адашкан була.

Шулай ук кичкә таба – 19:56 сәгатьтә Алабуга районының Тарловка авылы тирәсендә, "Түбән Кама" милли паркы биләмәсендә, коткаручылар урманда адашкан өч кешене таба.

Адашкан дүрт кешенең дә хәле канәгатьләнерлек, дип бәяләнгән, алар табиблар ярдәменнән баш тартканнар. Адашуның сәбәбе – җирлектә юнәлешне югалту.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International