Авылларны заманча ФАПлар бизи.

2015 елның 25 августы, сишәмбе

Районыбызда тантаналы төстә бер көндә ике яңа ФАП ачылды. Тулысынча җиһазландырылган модульле биналар Икенче ферма бистәсе һәм Ишки төбәкләрендәге биш авыл халкына медицина хезмәте күрсәтәчәк.  Объектлар “Татарстан Республикасы халкына 2012-2016нчы елларда беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү” республика программасын тормышка ашыру кысаларында сафка баса.

Дүшәмбе көнне беренче тәбрикләүләрне икенчефермалылар кабул итте. Социаль яктан иң әһәмиятле объектларны кулланышка тапшыру тантанасында әлеге программаның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын тагын бер кат ассызыклыйлар. “Бу  биналар  авыл халкының сәламәтлеген кайгыртуны  беренче урынга куя  һәм беренче ярдәм күрсәтүнең сыйфатын да арттырырга ярдәм итә. Биредәге яңалыклар, җиһазлар, медицина хезмәткәрләренең эш шартларын яхшыртырга да мөмкинлек тудыра“,-дип билгеләп үтте район башлыгы сәламләү чыгышында.

«Авылларда ачылган биналар торак пунктларыбызга яңа сулыш өрсен иде. Дөньядагы авыр икътисадый вәзгыятькә карамастан, республикабызда барлык 30 артык Президент программасы да уңышлы эшләп килә. Соңгы елларда гына да районыбызда уннан артык яңа ФАП сафка басты. Гомумән, төбәгебезнең сәламәтлек саклау тармагында тамырдан үзгәртеп кору бара. Биналар ремонтлана, заманча җиһазлар кайтарыла, медицина учрежденияләрен яшь кадрлар белән комплектлау мәсьәләсе дә уңышлы хәл ителә»,- диде Анатолий Иванов.

Ул төзелештә актив катнашучыларга рәхмәт хатлары да тапшырды.

Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев республика һәм район җитәкчеләренә, төзүчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерде. Объектларның бик сыйфатлы итеп төзелүен, рекордлы кыска срокларда сафка бастырылуын да искәртә баш табиб: “Модульле ФАПлар үзләрен уңай яктан күрсәтә. Аларда җылы, кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Халык та канәгать. Мондый бер бинаның бәясе 2 миллион сумнан артып китә“.

62,5 квадрат метр мәйданлы яңа объект заманча төзелеш материалларын кулланып, барлык таләпләрне үтәп төзелгән, җиһазландырылган, янгын сигнализациясенә тоташтырылган, кайнар су белән тәэмин ителгән. Биредә сәламәтлек саклау тармагында 20 еллык эш стажы булган Резеда Мөнипова эшләячәк. Әлеге пункт өч авылдагы 329 кешегә хезмәт күрсәтә. Фельдшер бер үк вакытта Югары Ушма ФАПында да эшли.

Алга таба районыбызның Ишки авылында да яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Район башлыгы тантанага җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп, файдалы яңа биналы булулары белән котлады һәм  бирегә сирәк, анда да бары тик профилактик күзәтүгә генә килегез, дип, исәнлек теләде.

ФАП ачылышын тамаша кылырга килгән ишкилеләр арасында Фая апа Насыйбуллина да бар. Ул 35 ел гомерен шушы төбәк халкына медицина хезмәте күрсәтүгә багышлаган шәхес. Бүгенге көндә лаеклы ялда.

Элекке пункт белән чагыштырганда, монысы җир белән күк аермасы инде. Утын ягып җылыта идек. Шартлар юк иде. Туңа-туңа гына эшләдек,- ди Фая апа Насыйбуллина. Аның эшен бүгенге көндә оныгы Лилия Тачаева дәвам итә. Аның да эш стажы 25 елга тулган инде.

“Мин Ишки һәм Әҗмәк авылларындагы 410 кешегә хезмәт күрсәтәм. 1990нчы елның 2нче апрелендә эшли башлаган идем. Яңа бинадан бик канәгать. Иске– нәрсә дисәң дә иске инде ул! Ә монысы шәп”,- ди Лилия Тачаева.

 

Темага: Авыл җирлекләрендә модульле фельдшер-акушерлык пунктларын төзү Татарстан Лидеры Рөстәм Миннеханов инициативасы белән “Татарстан Республикасы халкына 2012-2016нчы елларда беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү”не күз уңында тоткан программа буенча тормышка ашырыла.

 

Саннар һәм фактлар: Соңгы өч елда районыбыз территориясендә 14 яңа ФАП ачылды. Аларның уникесе модульле биналарга урнашкан. Ел азагына кадәр Тау иле төбәгендә дә шушындый объект монтажланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International