2015 нче елның 24нче августында Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә чираттагы ана капиталы сертификатларына ия булучыларны тәбрикләү чарасы узды.

2015 елның 24 августы, дүшәмбе

Яңа гына икенче яисә чираттагы тапкыр ана булган хатын-кызлар үзләренең яңа хис-тойгылары белән 24  нче  августында ГХАТ бүлегендә үзган ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында уртаклаштылар.

ГХАТ бүлегенең  җитәкчесе   Фәния  Әхмәтшина  залда утыручы бәхетле 12 гаиләне кечкенә сабыйлары туулары, якынлашып килүче  шәһәр көне  белән чын күңелдән тәбрикләде. Алыштыргысыз “Семейные Страницы” мәгълүмати җыентыкны тапшырды.

Россия Федерациясе Пенсия  идарәсенең Мамадыштагы бүлеге җитәкчесе Шамил Хәсәнов сертификатларны тапшырганда аларны законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсилләп сөйләде.

 Шулай ук Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчеснең урынбасары Алена Смирнова  гаиләләрне бәйрәмнәре белән котлап, изге теләкләрен җиткерде һәм Мамадыш районында яшәүнен перспективалары, дәүләт тарафыннан башкарыла торган чаралар белән таныштырды.

 

 Автоград банкы  спеөиалистлары  ана капиталын реализаөияләү юлларын аңлаттылар.  

Фәния  Сәлихҗановна  ата-аналарга һәм бәйрәм кунакларына җылы теләкләрен җиткергәннән соң, барысында да истәлекле фотога чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International