Биредә районның оешмалары, агрофермалар һәм шәхси хуҗалыклар үз товарларын тәкъдим итә ала.
Сүз уңаеннан, күркәм гадәткә әверелгән авыл хуҗалыкларының көзге-кышкы ярминкәсенә дә санаулы көннәр калып бара. Төбәгебезнең фермерлары, эшмәкәрләре, шәхси хуҗалыклар һәм якын-тирә районнардан килгән сәүдәгәрләр үз товарларын Совет урамында урнашкан үзәк мәйданда тәкъдим итәчәк. Ярминкәнең үткәрелү вакыты Мамадыш районының икътисад бүлеге тарафыннан сентябрь башына билгеләнгән.
Искәртеп узабыз, соңгы елларда авыл хужалыгы ярминкәләрендә бәяләр түбән булу сәбәпле, моның ише чаралар аеруча зур актуальлек казанды.
Шулай ук, сентябрь-октябрь айларында Мамадыш районы товарлары башкалабыз ярминкәсендә дә урын алачак.
Адель Ахметзянов