Мамадыш Винни-Пухлары татар мафиясе белән көрәште.

2015 елның 7 августы, җомга
Мамадыш Винни-Пухлары татар мафиясе белән көрәште.

Мамадышта стритбол бәйгесе узды. Физкультура укытучысы көненә багышланган спорт бәйрәме “Глава белән берлектә” исемен алды.
 
Җирле спорт һәм яшьләр эшләре бүлегенең ял көннәрен файдалы һәм күңелле итеп үткәрү турындагы тәкъдименә берничә студент командалары, шәһәр мәктәбе коллективлары һәм бер авылның белем бирү оешмасы җавап кайтарды. Олыяздан бәйгегә егетләр һәм кызлар килде. Сүз уңаеннан, соңгысына кызлардан торган башка командалар булмау сәбәпле, ир-атларга каршы уйнарга туры килде. Иң яхшы уенчылар итеп, 23 яшьлек сьудентлардан торган “Винни-Пух” командасы табылды. Икенче урынны – “Найс Джамп”, өченчене – “Татар мафиясе” яулады. Укучылар арасында беренчелеккә 1 нче санлы шәһәр мәктәбе чыкты. Олыязлылар – икенче булса, бронза 3 нче санлы шәһәр мәктәбенеке дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International