Июль аена статистика.

2015 елның 5 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 2015 елның июль аенда 32 яңа туган бала теркәлде. Шуларның 17–малай, 15 – кыз. 2014 елда июль аенда 42 яңа туган бала теркәлгән иде. Туу актларынын азаюы Мамадышның үзәк хастәханәсендә июль аенда ремонт эшләре  белән бәйле.

Июль аенда әти-әниләр яңа туган сабыйларына малайларга иң күп Камиль, Нияз исемнәре , ә кызларга : Адилә һәм Сәйдә дигән исемнәр кушканнар. Иң сирәк бирелгән малайлар исемнәре бу айда – Радислав , ә кызлар исемнәре арасында- Һава исеме куелган.

 Шулай ук, 53 пар июль аенда үзләренең никахларын законлы рәвештә август аенда теркәргә гариза язырга килделәр. Август ае туйлар өчен иң уңайлы вакыт, җәйнең соңгы ае, табигатьнең иң матур чагы, фотоссесиялар вакыты, жиләк-жимешләрнең барысыда житкән чагы.

 10 пар аерылышкан, былтыргы белән чагыштырганда 1 парга азрак.49 үлем очрагы теркәлгән, 2014 нче елда ул сан 60 булган.

 7 ай күрсәткечләрен карасак, 251 туу акты  язылган , 2014 нче елда ул сан 237 булган.132 пар язылышкан, былтыр 131 пар . 66 аерылу акты теркәлгән, узган елгы күрсәткеч 65 . 3 кеше исемен алыштырган, узган ел-9.  Үлем очракларын теркәү  быел 368, былтыр 381 гә җиткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International