Хафизовка авылында яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрәфетдинов Хәсән Галәүтдин улы 2 август көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2015 елның 5 августы, чәршәмбе

Хафизовка авылында яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрәфетдинов Хәсән Галәүтдин улы 2 август көнне узенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп утте. Хәсән абый Бөек Ватан сугышы ветераны, бүгенге көндә кызы тәрбиясендә яши. Туган көнендә Хәсән абый балаларының, оныкларының, авылдашларының котлауларын кабул итте.

Түбән Ушма авыл җирлеге башкарма комитеты Гарипов Дамир  һәм сәркәтип Лилия Җиһаншина да читтә калмадылар, юбилярны зурлап котладылар, җылы теләкләрен, бүләкләрен тапшырдылар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International