Республика Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә алкоголь һәм составында спирт булган продукция әйләнеше өлкәсендәге вәзгыятьне контрольда тоту советы утырышы узды.

2015 елның 31 июле, җомга

Республика Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә алкоголь һәм составында спирт булган продукция әйләнеше өлкәсендәге вәзгыятьне контрольда тоту советы утырышы узды. Анда җиткерелгән мәгълүматларга караганда, 2015 елның беренче яртыеллыгында әйләнештән 180 мең литрдан артык легаль булмаган алкоголь һәм спиртлы продукция алынган. Чагыштыру өчен 2014 ел дәвамында барлыгы 200 мең литр эчемлек әйләнештән алынган булган. 2015 елның беренче яртысында Татарстанга фальсификат ташу буенча 7 канал ябылган, алкоголь продукциясе әйләнешендә 81 җинаять очрагы һәм 3 мең кагыйдә бозу ачыкланган.

Легаль булмаган алкоголь продукциясе белән көрәш максатыннан 10нчы июльдән 20нче июльгә кадәр ТР территориясендә ункөнлек игълан ителде. Аның кысаларында хокук сакчылары Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм җирле хакимият белән берлектә төрле чаралар уздыралар. Мәсәлән, Камский бистәсендә сатудан 11 шешә Казахстан аракысы алынган. ЮХИДИ хезмәткәрләре М-7 трассасының безнең район өлешендә бер автомобильдән 7 тартма коньяк табалар. Шулай ук хокук сакчылары шәһәребезнең Тукай урамы, 32нче йорт адресы буенча урнашкан сәүдә ноктасында сатылыр өчен рөхсәт кагазьләре булмаган 2 мең данә косметика лосьонына юлыгалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International