Мамадыш укучыларын үзгәрешләр көтә.

2015 елның 31 июле, җомга

Мамадыш укучыларын үзгәрешләр көтә. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы киләсе уку елында 9 сыйныф укучыларына математика фәненнән база дәрәҗәсендәге Бердәм дәүләт имтиханын тапшырып карау мөмкинлеге бирмәкче була. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов хәбәр иткән. Министр фикеренчә, укучыларга 11 сыйныфка кадәр төгәлләнә торган фәннәрдән БДИ тапшырып карау мөмкинлеген бирергә кирәк. Әзер булучылар өчен генә, билгеле. "Техник яктан проблема килеп тумаса, киләсе уку елы азагына ук 9 сыйныф укучыларына база дәрәҗәдә математикадан Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру мөмкинлеге бирәчәкбез", – дигән Дмитрий Ливанов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International