Татарстанда мәктәпләргә капиталь ремонт ясау программасына быел 126 гомум белем бирү учреждениесе кертелде. Хәзерге көндә республикада 23 мәктәптә ремонт эшләре тулысынча төгәлләнгән, 96 объектта эш дәвам итә. Шул исәптән, Мамадышның да 2 уку йортында капиталь төзекләндерү бара. Республикада гомумбелем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасына быел районыбызның Түбән Ушма мәктәбе һәм шәһәрдәге икенче санлы лицей кергән иде.
Быел шәһәребезнең 2нче санлы лицее зур үзгәрешләр кичерә. Яз аенда биредә капиталь ремонт башланып китте. Төзелеш материаллары төягән йөк машиналарын уку йорты территориясендә хәзер еш очратасың. Бүген бинаның эчке ягын танырлык та түгел. Һәр почмакта төзекләндерү эшләре гөрли.
“Безнең “Никопласт“ оешмасы су агып төшә торган стоякларны алмаштыра. Элеккеләре күгәреп, череп беткән иде. Стенаның линия уза торган өлешен җимереп, яңаларны куябыз”,- ди “Никопласт“ җәмгыяте хезмәткәре Михаил Глухов.
Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы кысаларында быел районга барлыгы 62 млн.479 мең сум акча бүлеп бирелгән иде. Шуның 46 млн.922 мең сумы икенче санлы лицейны ремонтлауга каралган. Әлеге акчаларга бинаның түбәсе ябыла, тәрәзәләре, эчке ишекләре алыштырыла, керү юллары, инженерлык системасы, санитар узел һәм отмоска яңартыла. Эшләрнең төп подрядчысы- “Инвест-Строй“ ЯАҖ.
Лицей директорының хуҗалык эшләре буенча урынбасары Азат Гайнуллин әйтүенчә, бүгенге көндә объектта егермеләп төзүче, уку йортының техник хезмәткәрләреннән тупланган ике бригада һәм утыздан артык педагог төзекләндерү эшләре белән мәшгуль.
“Инвест-Строй“ җәмгыятенең бер бригадасы түбә ябу белән мәшгуль. Эш күләме 3500 квадрат метрны тәшкил итә. Бүгенге көндә планның 75% башкарылган.
“Түбәгә ябылган иске материалны кубарабыз, яңадан стяжкалар сузып бетонлыйбыз һәм ике кат мягкая кровля җәябез. Бу материалга кимендә 20 ел гарантия бирелә”,- ди “Инвест-Строй“ җәмгыяте хезмәткәре Ильяс Хаҗиев.
Шәһәребездәге икенче санлы лицей райондагы иң зур белем бирү учреждениясе. Ул 740 укучыга исәпләнгән. Шунлыктан, биредә эш күләме дә зур. 280 тәрәзә пластикка алмаштырыла һәм кырыйлары тиешенчә төрелә, 203 эчке ишекне яңарталар, 22 мең метр яңа электр чыбыклары сузыла, 1950 яктырткыч урнаштырыла. Бәдрәфләрнең саны гына да биредә 24 тигез.
Ә программага кермәгән эшләрне район хакимияте ярдәме белән башкаралар. Җирле бюджеттан бирелгән акчага стеналарны тигезлиләр һәм буйыйлар, идәннәргә ленолеумнар җәелә, түшәмнәрне яңарталар, коридорлар, спорт заллары, укытучылар бүлмәләре төзекләндерелә.
Билгеле булганча, лицейның тышкы стенасын плитә белән төргәннәр иде. Ул башка тармактан финансланды.
Шунысын да искәртәбез, бүгенге көндә республикада “Туган мәктәбеңә ярдәм ит“ акциясе дә эшләп килә. Матди мөмкинлеге булганнарны бу акциядә катнашырга чакыралар.
Ә капиталь ремонтка килгәндә, биредә төп эшләр 20 августка төгәлләнер дип фаразлана.