Татарстан Хөкүмәтенең юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча комиссиясе утырышы узды. Аны районнар белән видеоэлемтә режимында үткәрделәр. Утырышта, аерым алганда, Татарстанда агымдагы елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча транспорт һәлакәтләре торышы, аларны киметү буенча чаралар күрү турында сүз барды. Соңгы ярты елда Татарстанда юлларда һәлакәткә очрап, 215 кеше, шул исәптән 9 бала, үлгән. Торак пунктлардагы юлларда 72, торак пунктлардан читтә урнашкан юлларда 141 кешенең гомере өзелгән. Исерек килеш рульга утырган йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан һәлакәтләр күрсәткеченең тискәре динамикасы саклана. Соңгы ярты елда юл һәлакәтләренең 13 проценты җәяүлеләр гаебе белән килеп чыккан: 268 һәлакәт нәтиҗәсендә, 51 кеше җан биргән, 232 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән, – дип сөйләделәр.
Безнең район буенча алганда, беренче яртыеллыкта төбәгебез юлларында 28 транспорт һәлакәте искәртелеп, аларда 4 кеше һәлак булган, 47-се төрле тән җәрәхәтләре алган. Фаҗигаләрнең зур күпчелеге Мәскәү-Уфа трассасы өлешенә туры килә.