100дән артык мамадышлы Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылышын тамаша кылачак. 2015нче елгы чемпионат ачылышын күрү мөмкинлеге якташларыбызга да тәтеде. Моның өчен Мамадыш районына 114 бушлай билет бирелгән. Шуларның 29ы авыл җирлекләренә булса, 85е шәһәрдә яшәүчеләр өчен каралган. Моннан тыш, чемпионат барышын яшь мамадышлылар да күрә алачак. Районның яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге көн саен балаларны Казанга йөртергә 3 автобус бирә. Әлеге мөмкинлек уку алдынгылары, төрле олимпиада һәм бәйгеләрдә җиңүчеләр, спорт ярышлары призёрлары һәм башка чараларда алдынгы булганнарга тудырыла.