2015 нче елның 25 нче апрелендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә чын мәгънәсендә гаилә кичәсе узды.

2015 елның 27 июле, дүшәмбе

       Кичәгә чакырылган яшь парлар район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина, Җәмәгать суды вәкиле Гүзәл Сәфәргалиева, Алабуга шәһәренең туй салоныннан Гульшат Гайсина һәм татар милли  ризыгы чәк-чәк пешерү остасы Алия Мортазина белән очраштылар.  

Алена Смирнова яшь парларга бер-берсен ишетү, аңлау, тыңлый белү кирәклеге  һәм әлбәттә иң мөһиме - бер-береңне хөрмәт итү турында сүз алып барды. Гүзәл Сәфәргалиева яшь парларга юридик яктан үзенең киңәшләрен бирде. Гайсина Гөлшат  нинди күлмәкләрнең быел модада булуы, яшь парларның нинди күлмәкләрне өстен күрүләре турында сөйләде, шулай ук  өйләнешүче парларга  бүләккә  сертификатлар өләште. Пешекче Алия Мортазина бәйрәм тантаналарына матур һәм кызыклы бизәлгән чәк-чәккә ничек заказ биреп булуы турында әйтте. Үз чиратында Фәния Әхмәтшина язылышу буенча яшь парларның булган сорауларына жавап бирде.

    Кичә ахырында яшьләргә “Гаилә сәхифәләре” буклетын тапшырдылар. ГХАТ бүлегендә алган киңәшләр алга таба яшь парларга проблемалар очраган вакытта ярдәмгә килер  дип ышанып каласы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International