Бүген авыл хуҗалыгының игенчелек тармагында барысы да һава торышына бәйле.

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Бүген авыл хуҗалыгының игенчелек тармагында барысы да һава торышына бәйле. Урып-җыю кампаниясен башларга яңгырлар киртә тудыра. Районыбызның кайбер агросәнәгать оешмалары бу көннәрдә борчак һәм арыш культураларын урырга чыгарга ниятләгән иде.

 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча быел районыбыз кырларына 78 комбайн чыгачак. Аларның 21 фермерлар өлешенә туры килә. Әле шушы араларда гына урып-җыю кампаниясендә катнашачак техникаларның әзерлеген республика комиссиясе дә бәяләп китте. Гомумән алганда, хуҗалыкларыбызга “яхшы“ билгесе куелган.

“Трудовик-орлык“ агрофирмасында бөртеклеләр 2800 гектар мәйданны били. Аларны җыеп алуда 7 кыр корабы катнашачак. Бүген әлеге техникаларның барысы да старт сызыгында. 2 ДОН һәм 5 Нивалары әмер бирелгәнне генә көтә.

“Комбайннарыбыз уракка тулысынча әзер. Ремонтлар төгәлләнде. Зур эшне башлар алдыннан гадәттәгечә тагын бер кат һәр өлешен тикшереп чыгабыз”,- ди комбайнчы Николай Тимофеев.

Быелгы урып-җыю эшләренә әзерлек максатыннан агрофирма җитәкчелеге запас частьларга 1,5 млн. сум акча тоткан. Яңа ЖРБ ургычы да сатып алганнар. Кирәкле барлык запас частьларны да декабрь аенда ук кайтарган “Трудовик-орлык“ җәмгыяте. Комбайннар ремонтына март аенда керешкәннәр.

“Урып-җыю эшләре алдыннан кәефләр яхшы. Тиешле срокларда башкарып чыгарга язсын иде. Комбайн сынатмаска тиеш. Җитешсезлекләрен бетердек. Быел ашлыклар да мул булырга охшаган”,- диде Виктор Елесин.

“Трудовик-орлык“ агрофирмасында комбайнчыларга бер эш көненә, сменалык норманы үтәгән очракта, 1600 сум акча каралган.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International