Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов 6нчы июль көнне Яр Чаллыда яңа балалар бакчасы ачуда катнашты.

2015 елның 21 июле, сишәмбе

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов 6нчы июль көнне Яр Чаллыда яңа балалар бакчасы ачуда катнашты. Әлеге объект республика Президенты тарафыннан гамәлгә кертелгән “Балалар бакчалары төзү“ программасы кысаларында сафка баса.

Бүген җөмһүриятебездә Президентыбызның 30 уникаль программасы гамәлдә. Шуларның берсе – “Балалар бакчалары төзү“. Яр Чаллыда ачылган бакча шуның кысаларында сафка басты. Программаның асылы – мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә булган чиратларны бетерү. Соңгы биш елда Татарстанда республика бюджеты хисабыннан, шул исәптән ремонттан соң да, 200дән артык учреждение ачылды. Шуларның 118е – өр-яңалар.

Президент программасы буенча безнең районда да яңа балалар бакчалары төзелә. Шундый ике бина бүгенге көндә эшчәнлек алып бара инде. Бу 140-ар урынга исәпләнгән “Бәләкәч“ һәм “Теремок“ мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре.

“Бәләкәч“ бинасын төзү өчен республика бюджетыннан 52,6 миллион сум акча бүлеп бирелгән булса, узган ел “Көнъяк“ микрорайонында файдалануга тапшырылган “Теремок“ны сафка бастыру  республика казнасына 79,3 миллион сумга төште.

Август аенда, яңа уку елына, “Мамадыш“ совхозы бистәсендә дә Президент программасы кысаларында яңа “Салават күпере“ балалар бакчасы ачу планлаштырыла. Аның төзелешенә республика бюджетыннан 120 миллион сумга якын акча каралган. Эшләрне “Төзүсервис“ ЯАҖ башкара.

220 урынга исәпләнгән бу учреждение, авылныкы дип исәпләнүгә карамастан, бездә иң зурысы һәм заманча булачак. Катлаулы инженерлык коммуникацияләре, видеокүзәтү системасы белән җиһазланган бу бина унбер төркемгә исәпләнгән. Шуларның бишесе – ясле яшендәге балалар өчен. Вакансияләр штаты да киң. 60 артык хезмәткәр эшләячәк. Тәрбиячеләрдән тыш монда ике музыкаль җитәкче, ике шәфкать туташы, педагог-логопед һәм психолог вазыйфалары да була.

“Республикада шундый программалар эшләвенә без бик сөенәбез. Чираттагы балалар бакчасы чиратлар проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирә. Моңа кадәр бу тирәдә яшәүче гаиләләр сабыйларын шәһәрнең икенче башына йөртергә мәҗбүр иде, аларга да эш җиңеләячәк. Хәзерге вакытта объект 85-90% әзер”,- ди “Салават күпере“ балалар бакчасы мөдире Наталья Мартынова.

Бүгенге көндә балалар бакчасына 141 гариза бар. Шуларның 31е 1-1,5 яшькә кадәрге балалар өчен. Быел ачылачак “Салават күпере“ чират торучылар проблемасын тулысынча хәл итмәсә дә, киеренкелекне киметәчәк, – диләр районның мәгариф бүлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International