5нче сыйныфны тәмамлагач башлаган хезмәт юлын 80 яшенә кадәр дәвам иткән.

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

5нче сыйныфны тәмамлагач башлаган хезмәт юлын 80 яшенә кадәр дәвам иткән. Әле бүген дә: “Хәрәкәттә- бәрәкәт“ девизы белән яши. Бу көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераны Минһаҗ Миңнехан улы Миңнеханов зур юбилеен билгеләп үтә. 1925нче елның 20нче июлендә дөньяга килгән якташыбызга 90 яшь тулды.   

Минһаҗ Миңнехан улы Миңнеханов тумышы белән районыбызның Түбән Ушма авылыннан. Бишенче сыйныфны тәмамлагач, күмәк хуҗалыкта эшли башлый. Дуслары белән атлар тәрбияләгәннәр.

1943нче елда героебызны армия сафларына алалар. Минһаҗ абый Совет сугышчылары белән берлектә илебезне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Күпсанлы медальләр, орден белән бүләкләнә. Җиңү көнен Литвада каршылый.

Туган якларына Минһаҗ Миңнехан улы 1948нче елда гына әйләнеп кайта. Иң элек кулланучылар җәмгыятендә товар ташучы вазыйфасын башкарса, бераздан хезмәт юлын “Мамадыш совхозы“ бистәсендә дәвам иткән. Шул дәвердән алып лаеклы ялга чыкканчы тимерчелектә эшли. Әле лаеклы ялга чыккач та, туган коллективына даими рәвештә ярдәм итеп тора. “80 яшемә кадәр эшләдем“,- дип сөйләде ул.

“Пенсиягә чыккач өйдә утырырмын дип уйлаган идем, чакырып чыгардылар. Үземнең кирәк булуыма сөенеп эшләдем. Гомумән, тик утырырга яратмыйм мин. Холкым шундый”,- ди ветеран.

1951нче елның февралендә авылдашы Мәрьямбикә апа белән гаилә коралар. 3 балалары туа. Бүген икесе исән-сау. Минһаҗ абыйның биш онык һәм бер оныкчыгы бар. Улы Рамил районның баш архитекторы булып эшли. Ветеран нәкъ менә аның гаиләсендә тәрбияләнә. Бирегә ул иптәшенең вафатыннан соң күченгән.

“Әтиебез безнең өчен зур горурлык. Әле дә тик тормый. Һаман булышасы килә. Төпле киңәшләрен бирә. Без аңа озын гомер телибез”,- диде улы Рамил Миңнеханов.  

Зур бәйрәме белән ветеранны район башлыгы Анатолий Иванов та тәбрикләде. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путин имзалаган котлау хаты, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды ул. “Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә! Җиңүгә һәм илебез үсешенә үзегездән зур өлеш керттегез. Тәрбияле балалар үстердегез. Улыгыз Рамил төбәгебездәге күп кенә объектларның проект авторы булып тора. Сезгә киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, бәхетле, матур тормыш телим. Алдагы юбилейларыгызда да очрашырга язсын!“- диде Анатолий Иванов.

Соңыннан, матур гадәт буенча, истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International