Мамадыш кабаттан ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның килүенә әзерләнә.

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

Мамадыш кабаттан ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның килүенә әзерләнә. Республика лидеры районыбызга булган эш сәфәре кысаларында “Салават күпере“ балалар бакчасы, совхоздагы мәдәният йорты, полициянең участок уполномоченные өчен административ-торак комплексы һәм үзгәртеп корудан соң 87нче санлы ҺК биналарын ачуда катнашачак. Болар хакында чираттагы киңәшмәдә хәбәр иттеләр.

 

Район башлыгы Анатолий Иванов муниципалитет бинасының утырышлар залында шәһәр һәм авыл җирлекләре активы белән эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе үткәрде. Көн үзәгенә куелган мәсьәләләргә күчкәнче, Никифорово авыл җирлеге идарәсе сәркатибе Әлфия Сәлимованы 55 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр. Матур теләкләр белән беррәттән, аңа Рәхмәт хаты, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.

Рәсми өлешне ачып, төбәгебездә әле күптән түгел генә булып узган ике республика дәрәҗәсендәге чараны анализладылар. Бу- “Авыл яшьләре“ җәйге авыл спорт уеннары һәм “Питрау“ керәшен мәдәнияты фестивале. Район башлыгы әйтүенчә, кунаклар әзерлек һәм оештырылыш дәрәҗәсенә югары бәя биргән.

Бераз алданрак “Пиртау“ бәйрәменә Рөстәм Миңнеханов киләчәк, дип хәбәр ителгән булса да, ул көнне республика лидеры чит илдә эш сәфәрендә булган. Шунлыктан, аның Мамадышка билгеләнгән визиты кичектерелде. Хәзер ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы безнең төбәккә август аеның 20ләрендә килер, дип фаразлана. Ул Мамадыш совхозы бистәсендә сафка басып килүче “Салават күпере“ балалар бакчасын, шушы ук җирлектә мәдәният йорты, полициянең участок уполномоченные өчен административ-торак комплексы һәм ремонттан соң 87нче санлы ҺК биналарын ачуда катнашачак.

Районкүләм киңәшмәдә үзарасалым программасына да тукталдылар. Анатолий Иванов бу өлкәдә аеруча нәтиҗәле эшләүче “Усалиагрохимсервис“ җәмгыятен, шулай ук аның җитәкчесе Рашат Фазыловны үрнәк итеп китерде. Алар берничә торак пункт урамнарына юл салырга өлгергәннәр инде.

Эшлекле чарада атна дәвамында узучы игелек кылу бишкөнлеге хакында да искәрттеләр. Ул 20-25нче июль көннәрендә уза. Моннан тыш, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит“ акциясе дә дәвам итә.   

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International