Агымдагы атнаның шимбәсендә Мамадыш футбол командасы Яшел Үзән спортчылары белән очрашачак.
Биредә футбол матчы уза. Әлеге уен футбол федерациясе тарафыннан май аеннан бирле үткәрелә. Хөкемдарны да федерация сайлый. 2 ай уен дәвамында Мамадыш футбол командасы исеменә 3 җиңү һәм бер ничья теркәлгән. Шимбә көнне яңгырлы һава торышы булса да, уен күчерелмәячәк.
Мамадыш командасына уңышлар теләп калабыз.
Адель Ахметзянов