Шушы ук көнне тагын бер юл һәлакәте искәртелде.

2015 елның 15 июле, чәршәмбе

Шушы ук көнне тагын бер юл һәлакәте искәртелде. Бу очракта Мамадыш велосипедчысы йөк машинасы астына кергән. Һәлакәтләрнең чираттагысы шәһәрнең көньяк өлешендә искәртелә. 10 яшьлек велосипедчы су җыелып торган урынны әйләнеп узам дип, йөк машинасы астына кергән. Мамадыш шәһәренең Көнбатыш урамындагы юл һәлакәте бер көндә велосипедчылар катнашы белән искәртелгән икенче күңелсез очрак. Йөк машинасын йөртүче вакытында туктатып өлгерә, шунлыктан яшь тәртип бозучы катлаулы дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алмый. 14 яшькә җитмичә велосипед руле артына утырган баланың әти-әнисе исеменә беркетмә төзиләр.

Мамадыш районының ЮХИДИ хезмәткәрләре кече яшьтәгеләр белән һәрдаим очрашып, юлда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләп тора. Бу очрашуларны балалар нәкъ менә шушындый очракларга юлыкмасын өчен оештыралар да инде. Инспекторлар әти-әниләргә дә профилактик әңгәмәләрне даими үткәрергә киңәш итә.

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International