Мамадышта күптән көтелгән сәнәгать паркы төзелеше башланачак.

2015 елның 15 июле, чәршәмбе

Мамадышта күптән көтелгән сәнәгать паркы төзелеше башланачак. Район башлыгы Анатолий Иванов Мәскәүдә узган экспертлар комиссиясе утырышында аның проектын уңышлы яклады. Җитәкче әйтүенчә, “Вятка“ паркын төзү районның территориаль- икътисадый сәясәте шартларын яхшыртачак, Татарстан Республикасының икътисадый зоналары үсешендәге социаль-икътисадый диспропорциянең кимүенә китерәчәк.  

Без үзебезнең мәгълүмат чараларыбызда якын киләчәктә шәһәргә керә торган җирдә 80 гектарлы сәнәгать мәйданчыгы урнашачагы турында күп яздык. Аның резидентлары шәһәрнең алга таба үсешенә этәргеч бирергә һәм нигез булырга тиеш иде. Бу атнада район башлыгы Анатолий Иванов муниципалитет бинасында сәнәгать паркы төзелеше өчен җаваплы вәкилләр, подрядчы оешма җитәкчеләре һәм резидентлар белән очрашып, киңәшмә үткәрде. Анатолий Иванов ассызыклаганча, проектның уңышлы яклануы шатлыклы хәбәр генә түгел, ә бик зур җаваплылык та.

“Ел ахырына кадәр кирәкле инфраструктураның беренче чиратын төзүне төгәлләргә кирәк: су белән тәэмин итү, электр челтәрләрен сузарга, газ мәсьәләсен хәл итәргә”,- диде район башлыгы.

Нәкъ менә газ мәсьәләсе район җитәкчелегендә борчылу тудыра. Яңа АГРС салу һәм Кукмара ягыннан газүткәргеч линия сузу буенча сөйләшүләр күптәннән алып барыла инде, ахыры бик үк аңлаешлы да түгел. Хәзер, “Вятка“ проекты килеп чыккач, зуррак күләмнәрдәге газ белән тәэмин итүгә ихтыяҗ арта, Мамадыш районына кагылышлы бу мәсьәләне уңай хәл итүдә җитди факт булачак.

Алга таба сөйләшү сәнәгать паркы төзеләчәк урынга чыгып дәвам итте. Парк территориясе Мамадыш чикләрендә урнашкан, төзелештән  2 километр читтәрәк. Аның чикләреннән “М7-Волга-Мамадыш“  автоюлы уза.

Район башлыгы төзелеш эшләренең бөтен күләмнәре дә җирле оешмалар тарафыннан башкарылачагын әйтеп узды. Бу да гигант проектның тагын бер кечкенә плюсы. Болардан тыш, якындагы айларда Идарәче компания өчен бина төзергә дә кирәк. Әлеге структураның функциональ бурычларын характерласаң, ул сәнәгать мәйданчыгы белән гомуми идарәне тормышка ашырачак.

Аның бурычлары: инженерлык челтәрен һәм инфраструктураны тәэмин итү, электр энергиясе тапшыру һәм резидентларга төзелеш характерындагы хезмәтләр күрсәтү, АБК паркында арендага биналар бирү һәм башкалар.

Анатолий Иванов параллель рәвештә инвесторлар эзләү кебек иң катлаулы бурычны хәл итәргә кирәклеген дә ассызыклады.  Бүгенге көндә өч потенциаль резидентның Мамадыш җирлегендә үз бизнесын урнаштыру теләге бар. Тик аларны җәлеп итү эшен актив дәвам итү зарур. Чөнки сәнәгать мәйданын интенсив үстерү генә өч ел буе дәүләт финанс яклавы алу мөмкинлеген тудыра. Аның гомуми күләме 600 миллионга якын сум тәшкил итәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International