Июль ае Мамадыш юлларында күңелсез һәлакәтләр белән башланды.

2015 елның 15 июле, чәршәмбе

Июль ае Мамадыш юлларында күңелсез һәлакәтләр белән башланды. Бер көндә ике велосипедчы машина астына эләгә. Мамадыш юлында велосипедчыны бәрдергәннәр. Давыдов урамында килеп чыккан һәлакәт 1нче июль көнне искәртелә.

1978 нче елгы ир-ат җиңел машина тәгәрмәче астына кергән. Һәлакәттә катнашучыларның икесе дә бер юнәлештә барган һәм бер якка борылырга ниятләгән. Ләкин әлеге план барып чыкмый. Чөнки велосипедчы борылуы хакында кул күтәреп җиңел машина йөртүчегә хәбәр итми. Нәтиҗәдә бәрелеш була. Велосипедчы шунда ук медиклар тарфыннан беренче ярдәм ала һәм тәненең өске өлеше авыртуын белдереп, ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатыла.

ЮХИДИ идарәсе автомобильчеләрне велосипедта йөрүчеләргә карата игътибарлы булырга чакыра. Велосипед иярләүчеләрнең үзләренә дә юл йөрү кагыйдәләре хакында онытмаска кирәк. Аеруча ата-аналардан ярдәм сорала. Балаларны велосипедта машина юлларына чыгармасыннар иде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International