Шәһәрдә районкүләм ифтар мәҗлесе үтте.

2015 елның 14 июле, сишәмбе

Шәһәрдә районкүләм ифтар мәҗлесе үтте. Әлеге традицион чараны быел 3нче санлы мәктәп базасында уздырдылар. Бәйрәмдә 300ләп кеше катнашты. Ифтар мәҗлесен район җитәкчелеге һәм мөхтәсибәт берлектә оештыра.

Рамазан аеның һәр кичендә район мәхәлләләрендә ифтар ашлары үтте. Ә аның иң зурысын кичә шәһәребезнең 3нче санлы мәктәбендә оештырдылар. Ифтар мәҗлесендә өч йөзләп мөселман динкардәшләребез, җитәкчеләр, күрше-тирә районнарның имамнары катнаша.

«Аллага шөкер, соңгы елларда ифтар мәҗлесләрен зурлап үткәрү матур гадәткә әверелде. Бик саваплы эш бу. Район җитәкчелеге һәм мөхтәсибәт берлектә оештырабыз. Мәктәп коллективы аш-су әзерли»,- диде Илһам хәзрәт Миннегалиев.

Ифтар мәҗлесенең беренче өлешендә Төркиянең Маниса шәһәреннән килгән Коръән-хафиз Мөхәррәм Каяхан Коръәннән аятьләр укыды, Наил хәзрәт, Габдрахман хәзрәт, Мансур хәзрәт, Нурислам хәзрәт вәгазьләр сөйләделәр.

Район башлыгы исеменнән мәҗлестә катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Илнар Хафизов сәламләде. Ул үзенең тәбрикләү чыгышында дини тәрбиянең зур роль уйнавын ассызыклап үтте.

Районыбызда төрле дин һәм төрле милләт вәкилләре үзара дус-тату гомер кичерә. Киләчәктә дә шулай дәвам итсен иде. Тәрбия бирүдә бүгенге көндә диннең әһәмияте зур. Моны ата-аналар да дөрес аңласын иде.

Уку йортының спорт залында бергәләп Ахшам намазын укыганнан соң, бәйрәм чарасы ашханәдә артында дәвам итә. Ифтар мәҗлесендә катнашучы һәркем тәмле ашлардан, сый-нигъмәтләрдән авыз иттеләр.

Ураза тоту Аллаһыбызның ризалыгы өчен башкарылса, Ифтар мәҗлесе – Рамазан аеның иң күркәм вакыты,- диләр. Быел әлеге айның бер өлеше бик кызу көннәргә туры килде. Әмма бер авырлык та сизмәдек,- ди күпчелек.

Изге Рамазан ае төгәлләнергә дә санаулы көннәр калып бара. Бу атнаның җомгасында барлык мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International