Мамадыш районында язгы чакырылыш кампаниясенә йомгак ясадылар. План буенча хәрби хезмәткә бу сезонда төбәгебездән 72 егет алынырга тиеш булса, нәтиҗәдә, Ватанны сакларга китүчеләр 3 кешегә күбрәк булды. Бу хакта ТР хәрби комиссариатының Мамадыш бүлеге җитәкчесе Андрей Синкевич сөйләде.
Агымдагы атнада республиканың хөкүмәт йортында видеоэлемтә режимында киңәшмә узды. Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин рәислек иткән чарада 2015нче елның язгы чакырылыш кампаниясе үзенчәлекләре хакында сөйләделәр. Мәгълүм булганча, әлеге чакырылыш 1нче апрельдә старт алган иде. Ул 15нче июльгә кадәр дәвам итте. Бу чорда РФ хәрби көчләре сафын 4 мең татарстанлы тулыландырган.
Мамадыш районы буенча хәрби комиссар Андрей Синкевич әйтүенчә, безнең төбәк әлеге сезонны уңышлы төгәлләгән. Безнекеләр барлык күрсәткечләр буенча да алдынгы урыннарда.
“Чакырылыш һәм медицина комиссияләренең эшен югары бәялисем килә. Бездә егетләрнең армия хезмәтенә әзерлек дәрәҗәсе 85% белән бәяләнә. Республика буенча алганда, әлеге сан уртача 73% тигез”,- диде Андрей Синкевич.
12нче гыйнвардан алып 31нче мартка кадәр 1998нче елда туган гражданнарны хәрби исәпкә алу эшләре башкарылган. Андыйларның саны 300 гә якын. Чакырылыш комиссиясе аша барлыгы 493 кеше узган, шуларның 34 югары белемле.
План буенча бу сезонда мамадышлылар алдына 72 егетне солдат хезмәтенә озату бурычы куелган иде. Нәтиҗәдә, андыйларның саны 3 кешегә артыграк.
Тагын ун кеше контракт буенча хезмәткә озатылган.