“Мондый “эксклюзив“ Казанда юк. Район үзәк хастаханәсенең операция блогы үзенең югары технологик җиһазлар һәм бүгенге көн медицинасы таләпләренә җавап бирә торган барлык инженер-технологик коммуникацияләр белән тәэмин ителеше ягыннан бик үзенчәлекле. Әлеге блокны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга Нәкъ шулай дип тәкъдир итте. Бу очрашу шулай ук узган атнаның шимбәсендә үтте.
Районыбызга булган эш сәфәре кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзәк хастаханәдә дә булды. Парламент башлыгы үзен төп керү юлында каршы алучы медиклардан барысы – тар белгечлек, яшь белгечләрнең коллективка ничек ияләшүләре, аларның нинди торакка ия булулары, эш шартлары турында кызыксынды.
Операция блогы янында мәртәбәле кунакларны рәхмәтле пенсионер-ветераннар көтеп тора иде. Мондый эмоциональ кабул итүне алар көтмәгәннәрдер. Хирург-офтальмолог Павел Бондаренкода соңгы айларда операция кичергән пациентлар берсен берсе бүлдерә-бүлдерә Дәүләт Советы Рәисенә, Сәламәтлек саклау министрына, район башлыгына сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт гарантияләре һәм пенсия яшендәгеләр турында кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәтләрен ирештерделәр.
Операция блогын караганда Фәрит Мөхәммәтшин, операция ясаучы хирург кәнәфиенә утырып, офтальмологик җиһазларны карады. Гаҗәпләнде, сораулар һәм киңәшләрен бирде.
Белешмә өчен: бу поликлиника сменасына 960 кеше кабул итә,тәүлек буе дәвалану өчен 150 урын бар. Бинада ремонт эшләре бу елның февралендә башланган һәм агымдагы айда тәмамланган. Обектның заказчысы - «ГИСУ». Финанслау чыганагы – ТР бюджеты.
Мамадыш Үзәк район хастаханәсендә 81 табиб эшли, медицина персоналы белән тәэмин ителеш 93 процент тәшкил итә. Биредә 43 мең 802 кешегә хезмәт күрсәтәләр.
Хастаханә коллективы белән саубуллашканда һәм аларга уңышлар теләгәндә, ул хастаханәнең яшь кадрлар белән тулылануы бүгенге медицина маркасын югары тотуын ассызыклады.