Узган шимбә Мамадыш өчен күп кенә вакыйгалар белән истә калачак. Аларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, 49нчы санлы бер мандатлы Мамадыш сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, һ.б. рәсми затлар катнаштылар. “Питрау“ керәшен мәдәнияте фестивале башланганчы алар Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов белән яңа йортта фатир алучы бәхетлеләргә ачкычлар тапшырдылар.
Тантанага җыелучыларны беренче булып район башлыгы Анатолий Иванов сәламләде.
«Бүген бу җирдә зур бәйрәм — күптән көтелгән йорт файдаланышка тапшырыла. Хәтерләсәгез, моннан берничә ел элек бу урыннарда бараклар тора һәм анда 70 ләп гаилә яши иде. Кыска гына вакыт эчендә, президент программасы ярдәме белән, әлеге җирләр бик нык үзгәрде», - диде ул. – Урыны бик матур — якында гына спорт мәйданчыгы, балалар бакчасы, мәктәп, “Боз сарае”. Яшәгез, шатланыгыз һәм сездән тагын тәртипне саклауны, территорияне матурландыруыгызны сорар идем. Монда балаларның шат тавышы һәрвакыт яңгырап торсын.
40 фатирлы торак йорт “Мамадыш” совхозы бистәсенең Үзәк урамы, 43 нче йорт адресы буенча урнашкан. Бу 5 катлы, 2 подъезлы бинада 1 бүлмәле һәм 2 бүлмәле 20 шәр фатир урнашкан. Йортка “Төзүсервис” ЯАҖ заказ биргән, “ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды” коммерцияле булмаган оешмасы инвестор булган. Бинаның гомуми мәйданы − 2734,3 квадрат метр, фатирларның гомуми мәйданы исә 2080,4 квадтрат метрны тәшкил итә. Күп фатирлы йортны 2013 елның февраль аенда төзи башладылар һәм быелның июлендә тәмамладылар.
“Мамадышлыларның ниятләреннән оялмауларын теләр идем. Кирәк икән, тагын төзербез”, – диде Тәлгать Абдуллин.
Ал тасма киселгәннән соң, кулына мәче тоткан малайга беренче булып подъездга керү бәхете тәтеде.
Файдаланышка тапшырылган яңа йортта “Социаль ипотека” программасы буенча 11 гаилә фатир откан. “Тузган торак” программасы буенча 2 гаилә, “Аренда” программаы буенча 1 гаилә яңа фатирлы булган. Моннан тыш, тагын 3 гаилә “Аренда” программасы, ә 1 гаилә “Социаль ипотека” программасы буенча фатир алачак. “Ятим балалар” программасы буенча 4 кешегә да яңа фатир каралган.
Ел азагына “Мамадыш“ совхозы бистәсендәге микрорайонда чираттагы алтынчы йорт файдалануга тапшырылачак.