8 июльдә ил күләмендә билгеләнеп үтелгән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында төбәгебезнең иң хөрмәтле парларының берсе - Галиевларны бүләкләделәр. 69 елга якын бергә гомер кичергән Вахит абый һәм Наилә ханымга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медале тапшырылды. Агымдагы елның сентябрь аенда Галиевлар гаиләсендә чираттагы зур тантана көтелә. Вахит абый һәм Наилә ханымның никахларын рәсмиләштереп тормыш итә башлавына 69 ел тулачак. Шушы дата алдыннан әлеге матур пар зур бүләк кабул итеп алды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина Галиевларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медален тапшыру максаты белән килделәр.
Вахит абый һәм Наилә ханымның түшләренә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең төп символы булган ромашка чәчәкләре формасында ясалган билгеләрне беркеттеләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
Вахит Галиев үрнәк гаилә башлыгы, кадерле әти һәм бабай гына түгел, ә 89 яшен тутырган актив җәмәгать эшлеклесе дә. Районның аксакаллар шурасы рәисе, язучы һәм шагыйрь. 13 китап чыгарды ул. Вахит Вәли улының ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, Мамадыш шәһәренең мактаулы гражданины кебек исемнәре дә бар. Үзе әйтүенчә, ул әлеге дәрәҗәләргә ялгызы гына ирешә алмас иде. Монда зур рольне яраткан тормыш иптәше Наилә ханым да уйный. Алар бергә 9 бала тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә 30 артык онык һәм оныкчыклары белән горурланалар.
Вахит абый әйтүенчә, тормышлары гел бал һәм майда гына узмаган. Кулны кулга тотынып утлар һәм сулар кичәргә туры килде,– ди героебыз.
Нинди генә авырлыкларга очрасалар да, алар бу мәшәкатьләрне җиңеп чыга һәм бер–берсенә булган мәхәббәт хисләрен саклый алганнар. Әле бүген дә Вахит абый кадерле тормыш иптәшенә багышлап әсәрләр иҗат итә. Аларның берничәсен тантаналы чарада катнашкан икенче санлы лицей укучылары сөйләде.
Соңыннан кунаклар Галиевлар гаиләсенә алга таба да бәхетле, матур тормыш теләделәр.