Шәһәрдә районкүләм ифтар мәҗлесе үтәчәк.

2015 елның 10 июле, җомга

Шәһәрдә районкүләм ифтар мәҗлесе үтәчәк. Әлеге традицион чараны быел 3нче санлы мәктәп базасында уздырырга ниятлиләр. Бәйрәмдә 300ләп кеше катнашыр дип көтелә. Ифтар мәҗлесен район җитәкчелеге һәм мөхтәсибәт берлектә оештыра. Чарага ТР Диния нәзарәтеннән дә кунаклар киләчәк.

Районның иң масштаблы ифтары 13 нче июль көнненә билгеләнгән. Башлану вакыты 19.00 сәгатьтә. Ифтар мәҗлесе программасына дини вәгазьләр сөйләү, намаз уку, бәйрәм котлаулары һәм авыз ачу кергән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International