8 нче июль көнне Мамадыш районында Нократ елгабызның яр буенда, Бөтенрәсәй кысаларында уза торган “Гаилә, ярату һәм тугрылык көне” бәйрәме булып узды.

2015 елның 10 июле, җомга

8 нче июль көнне Мамадыш районында Нократ елгабызның яр буенда, Бөтенрәсәй кысаларында уза торган “Гаилә, ярату һәм тугрылык көне” бәйрәме булып узды. Табигатьнең көйсезлегенә карамастан, мамадышлылар үзләренең икенче парлары һәм балалары белән ашыгып бәйрәмгә килделәр. Интернет “Гаилә фотосы” конкурсына нәтиҗә ясалды һәм интернет тавыш бирү юлы белән Илназ һәм Фирүзә Халитовлар гаиләсе беренче урын алды. Шулай ук районның күп балалы, үрнәк, актив, “Авыл Яшьләре” бәйгесендә беренче урын алган Хамидуллинар гаиләсе билгеләп үтелде.

      Куп балалы һәм актив гаиләләр спорт эстафеталарында катнашып, бүләкләр ота алдылар, шулай ук аларга мәхәббәт һәм тугрылык символы булган ромашкалар бәйләме бүләк иттелде. Иң яшь мамадышлылар  аттракционда рәхәтләнеп ял итә алдылар, алар өчен бәйрәм көнне гел бушка эшләде. Ачык һавадагы сәхнәдә шәһәрнең Мәдәният йортының иҗат коллективлары катнашында бәйрәмгә килгән мамадышлылар өчен концерт программасы булып узды.

    Әлеге бәйрәм гаилә кыйммәтләренә карата яшь буында хөрмәт, ихтирам уяту максатыннан билгеләп үтелә. Гаиләне саклап һәм һәрьяктан яклап, кадерен белеп яшик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International