8 нче июль көнне Мамадыш районыбызда Бөтенрәсәй кысаларында уза торган “Гаилә, ярату һәм тугрылык көне” бәйрәме узды .

2015 елның 10 июле, җомга

8 нче июль көнне Мамадыш районыбызда  Бөтенрәсәй кысаларында уза торган “Гаилә, ярату һәм тугрылык көне” бәйрәме узды . Бу бәйрәмдә озак еллар бер-берләренә мәхәббәт, хөрмәт хисләрен саклап, балалар тәрбияләп үстереп, ярты гасырдан артык бергә яшәгән үрнәк гаиләләрне тантаналы рәвештә котлау гадәткә керде. Бу елны “Мәһәббәт һәм тугрылык” медаленә ике гаилә: Вахит, Наилә Галеевлар һәм Максут, Асия Әхмәтовлар гаиләләре лаек булды. Әхмәхтовлар гаиләсенә әлеге медаль Шәһәр көнендә август аенда биреләчәк. Ә Галеевлар гаиләсенә медаль 8 июль көнне өйләренә барып тапшырылды.

   Вахит һәм Наилә Галеевлар 68 ел бергә гомер кичерәләр. Алар 9 бала үстергәннәр. Хәзер инде аларның 22 оныгы, 15 оныкчыклары бар. Вахит       Галеев Бөек Ватан сугыш ветераны , Татарстан Республикасының атказанган культура эшчесе , язучылар Союзының мактаулы әгъзасы , Мамадыш районының мактаулы гражданины исемен яулаган. Ул шагыйрь һәм язучы, аның инде 12 китабы чыкан. Вахит Галеевның тормыш иптәше Наилә ханым аның ышанычлы ярдәмчесе, таянычы .

  Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова  һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина җылы теләкләрен юллап гаиләне тәбрикләделәр ; аларга гаилә һәм тугрылык медален  , чәчәк бәйләме белән истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Галеевлар гаиләсен котларга килгән укучы балалар Вахит Вәли улының шигырьләрен укыдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International