Районыбызда биологик калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә юк итү очрагы теркәгән. ТР ның Россия авыл хуҗалыгын күзәтү идарәсенең рәсми сайтында шул хакта хәбәр ителә. “Сөт иле” ҖЧҖ нең “Тәкәнеш” бүлекчәсе ветеринар табибы әлеге факт буенча гаепле дип танылып, штрафка тартылды. Шәмәк авылы турысында мөгезле эре терлек комплексы территориясендә биологик калдыкларны санкцияләнмәгән утилизацияләү урыны ачыклана. Чокырда эре терлек калдыклары табыла. Казанның Иделбуе районы суды карары белән “Сөт иле” ҖЧҖ нең “Тәкәнеш” бүлекчәсе ветеринар табибы административ хокук бозулар Кодексы бенча гаеплы дип танылды.