Хөрмәтле райондашлар!
Сезне шундый матур бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм! Язмышның зур сынауларына дучар булып та, гаилә һәм мәхәббәтләрен саклап, бер-берсенә тугры калган изгеләр Петр һәм Феврония хөрмәтенә аталган бу көн безгә күп нәрсәләр турында искәртә. Гаилә - җәмгыятьнең иң әһәмиятле беренчел күзәнәге, кешегә рухи, милли һәм мәдәни кыйммәтләрнең нигезе шунда салына, ул буыннарның көмеш чылбырын ялгаучы да булып тора. Безнең муниципаль район җитәкчелегенең социаль сәясәте дә гаиләләр тотрыклылыгын ныгытуга юнәлтелгән. Социаль ипотека, күп балалы һәм яшь гаиләләр өчен булган программалар эшли. Без күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрне актив яклыйбыз. Үз канатлары астына чит балаларны да асрамага алган гаиләләргә хөрмәтебез аеруча зур.
Барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете, мәхәббәт телим.
А.П.Иванов, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.