Чишмәләр – табигатьнең матурлыгы. Кеше кулы белән дә матурлык өстәлсә, табигатькә күңел тагын да ныграк тартыла. Чишмәләргә бигрәк тә. Безнең авыл читендә, тау астыннан “Тәпи” чишмәсе дип аталучы кечкенә генә чишмә ага. “Тәпи “чишмәсе, чөнки шундый риваять яши халыкта: “Бер юлаучы хатын аягы авырткан баласының тәпиен шушы чишмәдә юа торган була, баланың аягы рәтләнә. Шуннан соң халык бу чишмәне “Тәпи“ чишмәсе дип йөртә башлый.
Авыл читендә “Тәпи” чишмәсен яңарткач, авылга ниндидер бер ямь өстәлеп киткәндәй булды, әйтерсең лә, нур иңдерелде. Аллага шөкер, хәзер бөтен авыл халкы, кунаклар тирә-яктагы матурлык белән хозурланып, чишмәбезнең тәмле суы белән ләззәтләнә ала.Авыл халкы “Тәпи” чишмәсен төзекләндерүне үз өстенә алган авылдашыбыз Егоров Иван Михайловичка һәм әлеге изге гамәлне башкару да үзеннән өлеш керткән барча кешегә дә рәхмәтле.