Нанотехнологияләр авылларга да үтеп керә.

2015 елның 29 июне, дүшәмбе

Нанотехнологияләр авылларга да үтеп керә. Чия башында шәхси хуҗалык терлекләрен “электр көтүче“ саклый башлаган. Дөрес, әлегә бу җайланма тест рәвешендә генә эшли. Үзен уңай яктан күрсәтсә, мал асраучыларга чыбыркы тотып көтүгә чыгып йөрисе булмаячак.

 

Чия башы авылының шәхси хуҗалык көтүендә 69 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Торак пунктның Әҗмәк очы дип йөртелүче өлешенә шуларның 41 туры килә икән. Аларның хуҗалары киләчәктә көтү көтеп интекмәячәк. Җирлек башлыгы инициативасы белән “автомат көтүче“ алып куйганнар. Әлеге җайланманың үзәге шушы тартма эчендә урнашкан. Анда 60 ампер/сәгать көч һәм 12 вольт көчәнеш бирүче аккумулятор һәм махсус аппарат утыра. Ул токны көтүлек мәйданын әйләндереп алган изоляцияләнмәгән нечкә чыбыкка куып тора. Маллар тиешле территориядән чыгарга теләп, шул чыбыккы тисәләр, ток суга икән. Көчәнеше югары булмаса да, терлекләрне куркытырга сәләтле, диләр.

-Без “электр көтүче“ хакында Албай авылында яшәүчеләрдән ишеттек. Алар узган ел бу җайланманы кулланган булганнар. Бик уңайлы, җайлы дип сөйләделәр. Барып, танышып, өйрәнеп кайттык та, яз көне авыл халкын җыеп киңәшләштек. Алар риза булды. Шуннан бу җайланманы эзләргә тотындык. Казанда да бар иде. Анда чит илнеке. Бик кыйммәт. Интернеттан эзләнә торгач, Свердловскийдан таптык,- диде Чия башы авыл җирлеге башлыгы Сергей Степанов.

Тиешле фирмага заказ биргәч, “автомат көтүче“не 4-5 көн эчендә кайтарып та җиткергәннәр. Бәясе күпме мәйданга исәпләнүенә карап йөри икән. Сергей Степанов әйтүенчә, аларныкы 200 гектар мәйданны әйләндереп алырга исәпләнгән. Әлегә көтүлекне 50 гектар җирдә ясаганнар. Җиһазның бәясе 50 мең сумга төшкән. Чыгымнарны алдан сөйләшенгәнчә, халыктан җыеп каплаганнар. Һәр баш терлек өчен хуҗалыктан 1500 сум акча җыелган. Берәү дә каршы килмәде, диләр. “Электр көтүче“ икътисадый яктан да отышлы бит. Чират буенча көткәндә, бер баш мал өчен җәй дәвамында кимендә 4-5 тапкыр көтүгә чыгарга туры килә. Кеше яллап чыгарсаң, бу сумма шактыйга җыела. Ә монда акчаңны бирдең дә, олы мәшәкатьтән котылдың, дияргә мөмкин.

Дөрес, әлегә бу җиһаз тест режимында гына эшли. Терлекләр ияләнгәнче дип, көн саен берәр кеше кизү тора.

-“Электр көтүче“не урнаштыргач беренче ике көндә үзем чыктым көтүгә. Бик уңайлы. Малны 1-2 тапкыр ток сукканнан соң, ул аңа якын да килми. Алар ияләнгәч көтүгә чыгу дигән әйбер бетә инде. Көнгә бер-ике тапкыр барлап килсәң, шул җитә,- диде Петр Егоров.

“Автомат көтүче“нең төзеклеген күзәтеп тору, иртән кабызу, кич сүндерү өчен Иван Максимов исемле кешене җаваплы итеп билгеләгәннәр. Айга бер тапкыр аккумуляторга зарядканы да ул алдырачак икән. Ә башка кешеләр үз чиратларында иртәнге 6да  малларны җыеп алып шушы көтүлеккә куып кертергә һәм кичке 7нче яртыда туплап алып кайтырга гына тиеш була. Җирле башлыгы замана технологиясе төбәктәге терлек санының артуына да китерергә тиеш дип өметләнә.

-Көтү көтү проблемасы бездә дә бар иде. Кайберәүләр шуңа бәйле рәвештә мал санын да киметте. Бетермәгез инде терлекләрне, дигәч, аны көтәсе дә бар бит, дип җавап бирәләр иде. Хәзер вәзгыять уңай якка үзгәрер дип ышанабыз. “Электр көтүче“ уңай гына эшләп китсә, зур проблемадан коткарачак,- ди Сергей Степанов.

50 гектар мәйданны өмә белән әзерләгәннәр. Территориянең чигеннән 200 ләп багана утыртылган. Җепнең астагы рәте гадәти “шпагат“ бавы гына. Анысы маяк вазыйфасын үти.        

Шушы көннәрдә Чия башының Яңа урам дип йөртелүче өлешендә яшәүчеләр дә үз көтүлекләре өчен әлегедәй җиһазны кайтарганнар.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International