Билгеле булганча, 2015нче ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде.

2015 елның 29 июне, дүшәмбе

Билгеле булганча, 2015нче ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Проект кысаларында төрле чаралар комплексы тормышка ашырыла. Шәһәребездә дә ял һәм күңел ачу урыны төзелеп килә.  

Мамадыш районында Парклар һәм скверлар елы кысаларында масштаблы объект төзелеше каралган. Бүгенге көндә әлеге урында тулы көченә төзелеш эшләре алып барыла. Республика бюджетыннан төзелеш материаллары һәм өстәмә материаллар, проект-тикшеренү эшләренә акча бирелә. Төзелеш-монтаж эшләре, әйләнә-тирәне яшелләндерү муниципаль берәмлекләр акчасына үткәрелә. Төбәгебезгә дәүләт казнасыннан якынча 11 млн сум акча каралган.

Баш архитектор Рамил Миңнеханов хәбәр итүенчә, сквер тиешле срокта төзелеп бетәчәк. Бүгенге көндә аның территориясенә брусчатка җәелә, яктырткычлар өчен баганалар урнаштырыла. Күңел ачу паркының үзәгендә булачак касә әлегә корылмаган. Шулай ук, аның нинди функция башкарасы да бүгенгә билгесез булып кала бирә. Ике фикер бар: яки аңа чәчәкләр утыртып зур клумба итү, яки аны су белән тутырып, шарлавык ясау.

Булачак скверның төгәл исеме әле дә юк. Шуңа “Вконтакте” социаль челтәрендәге “Есть контакт” төркемендә мамадышлыларның фикерләре кабул ителә. Шунда ук беренче вариант – “Яшьлек” исеме өчен тавыш бирү дә бара.

Алдан хәбәр ителгәнчә, сквер кулланылышка август ае азагында тапшырылачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International