Былтыр Татарстанда торакка капиталь ремонт үткәрү буенча 30 еллык программа старт алды.

2015 елның 29 июне, дүшәмбе

Былтыр Татарстанда торакка капиталь ремонт үткәрү буенча 30 еллык программа старт алды. Республика буенча барысы 793 күпфатирлы йорт ремонтланып, бу максатларда 4,6 миллиард сум акча тотылган иде. Аның 2 миллиард сумы әлеге йортларда яшәүчеләрнең взнослары булды. Безнең районда 14 күпфатирлы йорт яңартылды. Быелгы планга 11 йорт кертелгән иде.

Республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан алынган мәгьлүматларга караганда, быел Мамадыштагы 11 күпфатирлы торакка капиталь ремон үткәрү өчен 13 миллион сумнан артык акча тотылачак. Аның 3 миллион 925 мең сумы – республикадан, 4 миллион 272 мең сумы– җирле бюджеттан, 5 миллион 700 мең сумы – фатирлар хуҗаларыныкы.

–Быел Мамадышта капиталь ремонт үткәрергә планлаштырылган унбер йортта да эшләр төгәлләнеп килә инде. Төп подрядчысы – “Стройсети“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Субподрядчылар – “Никопласт“ белән “Энергосервис“,– ди идарәче компания директоры Нияз Мөхәммәтханов.

Завод урамындагы 13нче, Көнбатыш урамдагы 1нче, Горькийдагы 116 А, 118, 118 А, Яңа Завод урамындагы 34нче йортларда өй эчендәге электр линияләрен яңартып бетергәннәр инде. Юлчылар урамындагы 1нче һәм 3нче йортларда өй эчендәге салкын су, канализация линияләре алыштырылган. Горький урамындагы 156нчы йортның түбәсендә планлаштырылган эшләр тулысынча төгәлләнгән. Давыдов урамындагы 166нчы йортның вентиляция торбаларын ремонтлаганнар. Давыдов урамындагы 150нче йортның фасады керамогранит плитәләр белән төрелә.

Горький урамындагы йортларда бүгенге көндә подъездларда сылау-бизәү эшләре бара. Алар да якын көннәрдә төгәлләнәчәк.

-Материал белән вакытында тәэмин итәләр. Тулы көчкә эшлибез. Подъездларның торышы бик аяныч иде. Хәзер күзгә күренеп яхшыра. Иң мөһиме, кешеләр дә безнең хезмәтебезне хөрмәт итеп, төзекләндерелгәнне сакласыннар иде,- ди Наталья Чернышева.

Бу яңа программа 2043нче елга кадәр исәпләнгән. 1нче июньнән күпфатирлы йортларның региональ системасын төзү турындагы федераль закон кысаларында, милекчеләргә капиталь ремонт өчен айлык мәҗбүри түләү кертелде. Бездә ул һәр квадарат метрга 5әр сум күләмендә. Ягъни әлеге процесста фатир хуҗалары да үз взнослары белән катнашалар.

Капиталь ремонттан тыш йортларда агымдагы ремонтлар да бара. Халыкның күпсанлы сорауларыннан соң, быел барлык дәүләт торак фонды йортларына почта тартмалары урнаштырылып бетте. Подъездлар ишекләренә “домофоннар“ урнаштырыла. Алар белән бөтен күпкатлы йортлар да тәэмин ителәчәк. Барлык подъездларга да лампочка тавыш бирүгә яна торган датчиклар көйләп бетергәннәр. Алар гомумйорт ихтяҗларындагы (ОДН) электр энергиясен экономияләргә ярдәм итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International