Мамадышлылар туган шәһәрләренең территориясен төзекләндерүне дәвам итә

2015 елның 29 июне, дүшәмбе

Мамадышлылар туган шәһәрләренең территориясен төзекләндерүне дәвам итә. Шушы көннәрдә Ленин урамында берничә якты төстәге чәчәк клумбалары барлыкка килде. Катлы клумбаларны Домолазова урамына да урнаштырырга ниятлиләр. Алары өч катлы булачак. “Мамадыш ТКХ“ җәмгыяте җитәкчесе Рәис Шәңгәрәев әйтүенчә, аларны бу идеягә кулланылмыйча яткан материал этәргән. Бу очракта аларга икенче сулыш өрелгән дип тә әйтергә мөмкин. Бүген әлеге клумбаларны матур чәчәкләр бизи. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International