Мамадыш шәһәрендә яшәүче хөрмәтле Зиатдиновлар гаиләсендә икеләтә сөенеч – агымдагы елның 27 маенда игезәк балалары туды. Малайларга ата-аналары күркәм, мәгънәле исемнәр сайлаганнар – Кәрим һәм Камил. Хәзер Илнур һәм Сәридә Зыятдиновларның 4 уллары, 1 кызлары бар.
Мамадыш районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина тантаналы рәвештә малайларының беренче документларын – туу турында таныклыкларны тапшырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова районы башлыгы Анатолий Иванов исеменнән котлау открыткасы һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
Тантаналы кичә барышында Әгълиуллиннар гаиләсе бәхетле һәм имин гаилә сере белән уртаклашты.