Урамнарда хуҗасы озатуыннан башка йөргән этләр юк ителергә тиеш. Алар ел саен күпмедер санда бетерелүгә карамастан, халык сукбай этләргә карата битарафлык булуы турында дәгъва белдерүен дәвам итә. Еш кына хуҗалары булып, чылбырга куелмаган этләр дә куркыныч тудыра. Алар күп очракта почта, газ идарәсе, электр челтәре, пенсия фонды хезмәткәрләрен йортка якын җибәрмиләр. Шуңа күрә этләрне карап торырга кирәклеген истән чыгармаска иде. Алар бауда, рәшәткә артында асралырга тиеш. Урамда хуҗасы озатуыннан башка, муенчаксыз һәм борынчаксыз йөртелергә юл куймаска кирәк.
Сукбай этләр проблемасы безнең шәһәрдә дә юк түгел. Күпләр аларның чүп савытында казынуыннан, балаларны, кайвакытта өлкәннәрне дә куркытуыннан тәмам туеп бетте инде. Эпидемиологик хәлне яхшырту, сукбай этләр санын киметү максатыннан төрле чаралар күрелә. Ел башыннан районда 140-тан артык эт, 29 мәче, 100 артык төлке тотылып, юкка чыгарылган.
Узган ел районда эт тешләүнең 12 очрагы теркәлсә, агымдагы елның биш аенда әлеге күрсәткеч 7 тәшкил итә. Бу очракта белгечләр иң элек урынга барып, этнең сәламәтлеген тикшерергә тиеш. Шулай ук хуҗасыз этләр хакында җирле үзидарә органнарына хәбәр итәргә кирәк.
-Дөрестән дә бүгенге көндә шәһәрдә хуҗасыз этләр проблемасы бар. Аларга карата даими рәвештә чаралар күрелә. Моның белән шөгыльләнүче махсус хезмәт вәкилләре килеп аларны йоклаталар. Сукбай этләр борчыса шәһәр башкарма комитетына шалтыратып мөрәҗәгать итә аласыз. Телефон номерыбыз 3-17-51,- ди шәһәрне төзекләндерү буенча мастер Нургали Гобәйдуллин.
Район ветеринар берләшмәсе тарафыннан эт һәм мәчеләргә котыру авыруына каршы прививка да ясала. Быел алар 540 эткә һәм 501 мәчегә ясалган.