Бу сезонда район буенча барлыгы 270 мең данә витаминлы үлән һәм 408 мең данә яфрак себеркеләре әзерләү бурычы тора.

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Бу сезонда район буенча барлыгы 270 мең данә витаминлы үлән һәм 408 мең данә яфрак себеркеләре әзерләү бурычы тора. Төбәгебезнең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән әнә шундый саннар китерәләр. Әлеге эш күләме хезмәткәрләр санына карап, бюджет учрежденияләре һәм оешма-предприятиеләр коллективларына бүленгән. Билгеле булганча, шәһәр оешма–предприятиеләре коллективлары, шулай ук авыллардагы бюджет учрежденияләре ел саен авыл хуҗалыгы тармагы өчен терлек азыгы әзерләүдә үзләреннән өлеш кертәләр. Коллективлар алдына район хакимияте тарафыннан витаминлы үлән һәм яфрак себеркеләре җыю буенча план билгеләнә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International