Балаларны ял иттерүгә ТР бюджетыннан быел 1 млрд 281 млн сум акча бүленә, бу, 2014 нче ел белән чагыштырганда, 5 процентка артык. “2015нче елда Мамадыш муниципаль районында балаларның һәм яшьләрнең яллары, сәламәтлекләре һәм мәшгульлекләре программасы“н финанслауга 10 млн сум акча каралган. Шуның 9 млн сумнан артыгы республика бюджетыннан.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм төбәкләрдәге җитәкчеләр балаларның, яшьләрнең ялларын оештыру, сәламәтлекләрен ныгыту өчен шартлар тудыруга зур игътибар бирәләр. Җөмһүриятебездәге Президент тарафыннан кабул ителгән 30 программаның берсе нәкъ шуңа юнәлдерелгән. Иң мөһиме, илдә кризис булуга карамастан, барлык программаларны финанслауда өзеклекләрнең туганы юк.
Җәй – ял гына түгел, балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен дә иң әйбәт вакыт. Моның өчен бездә ел саен күптөрле лагерьлар уңышлы гына эшләп киләләр. Быел алар барысы бергә 2100дән артык баланы колачлаячак.
17нче июньнән Нократ яр буенда “Яшь гвардия” лагеры эшли башлады. Тип-тигез кырда барлыкка килгән палаткалар шәһәрчегенә безнең иҗат төркемен су юлы буйлап алып киттеләр. Биредә күп балалы, аз тәэмин ителгән, авыр хәлле гаиләләрдән булган сабыйлар ял итә. Беренче смена 65 укучыга исәпләнгән. Җәй азагына кадәр “Яшь гвардия” 200ләп баланы колачлар дип көтелә. Барлыгы 3 смена эшләячәк.
“Яшь гвардия” лагерында хәрби–патриотик әзерлеккә зур игътибар бирелә. Штатта да моның өчен аерым кеше каралган. Балалар автомат сүтеп җыю, противогаз киеп йөгерү, каршылыклар аша үтү буенча зачетлар да тапшырачак,– әйдаманнар.
“Яшь гвардия” палаткалы лагерын республика бюджеты финанслый. Биредә ял итүчеләргә көнгә 5 мәртәбә ашату оештырылган. Ризыклар барысы да учакта әзерләнә.
Укучыларны күңел ачулар, спорт һәм хәрби темаларга кагылышлы конкурслар, су коенулар, катамаранда сәяхәткә чыгулар, бер-берсен тизлектә сынау, “Нептун”, “Зарница” кебек бәйрәмнәр дә көтә.
Балалар 4 взводка бүленгән. Һәркайсының үз исемнәре бар: “Спецназ“, “Ак тигрлар“, “Төнге дозор“, “Очучылар“.
Искәртеп узабыз, бары тик 12-17 яшьтәге укучылар гына “Яшь гвардия” лагеры әгъзасы була алу мөмкинлегенә ия. Теләүчеләр булса, әлегә 3нче сменада буш урыннар бар, ди лагерь җитәкчелеге.
Быел 400 артык яшь мамадышлы җәйге каникулларын “Кама“ балалар-сәламәтләндерү лагерында үткәрәчәк. Бу көннәрдә биредә 1нче смена эшли. Ул 110 укучыны колачлаган. Ял итүчеләр арасында күрше район һәм шәһәрләрдән килүчеләр дә бар. “Кама” да балаларны физик яктан үстерү, ял иттерү, сәламәтлекләрен ныгыту өчен бик яхшы шартлар тудырдылар. Саф урман һавасы үзе үк шифалы. Моңа өстәп, көндәлек режим, тулы кыйммәтле туклану, физкультура һәм спорт, төрле тәрбия чаралары.
Лагерь быел балаларны яңа төсмерләр белән каршы алды. Биредә ремонт эшләре үткәрелде: корпуслар тышланды, алардагы тәрәзәләр, ишекләр алыштырылды, түбәләре яңартылды.
Балаларны иң сөендергәне, спорт белән шөгыльләнер өчен махсус мәйданчык ясалу. Анда теләгән кеше волейбол, футбол, баскетбол уйный ала.
Шулай ук бу көннәрдә районыбызның белем бирү учрежденияләре базасында мәктәп яны лагерьлары да эшли. Быел аларга 700 бала җәлеп ителгән.