Быелгы Питрау бәйрәме сюрпризларга тагын да бай булачак.

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Быелгы Питрау бәйрәме сюрпризларга тагын да бай булачак. Эшлекле сөйләшү район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә үтте. Биредә фестивальгә әзерлек һәм оештыру эшләре хакында фикерләштеләр.

 

Җөри авылы янәшәсендәге мәйданга “Питрау” бәйрәмен үткәрү буенча җаваплы булган оешма–предприятие вәкилләре килгән иде. Билгеле булганча, керәшен мәдәнияте республика фестивале быел 16нчы мәртәбә оештырыла.

“Беренче Питрау әле дә истә. Ул чагында авыл бәйрәме генә иде. Ә хәзер зур масштаблы, республика әһәмиятендәге фестиваль булып үсте. Без аны тагын да югарырак дәрәҗәдә үткәрергә тиеш“,– диде район башлыгы Анатолий Иванов. Быелгы бәйрәмгә ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның да килүе көтелә. Гомумән, “Питрау“ кунаклар саны ягыннан елдан-ел яңа рекордлар куя. Тырлау асты мәйданында бу кичтә 50 меңнән артык кеше кунак була, диләр.

Традиция буенча быел да фольклор, балалар һәм эстрада сәхнәләре эшләячәк. Ат чабышлары, милли көрәш, һ.б. кызыклы уеннар, ярышлар, “Керәшен чибәре” конкурсы, “Димче почмагы“ эшләр, дип көтелә. Төрле юнәлешләрне яктыртучы күргәзмәләр дә урын алачак.

Питрау кунакларын бик күп сюрпризлар, лазерлы шоу, һ.б. күңелле бизәкләр көтә. Керәшен мәдәнияте фестивале 11 июль кичендә башланачак. 

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International