Мамадышта бурычлы шәхси эшмәкәрләрне тикшерәләр.

2015 елның 24 июне, чәршәмбе

Мамадышта бурычлы шәхси   эшмәкәрләрне  тикшерәләр. 18нче майдан 17нче июньгә кадәр Пенсия   фонды  идарәсе шәхси эшмәкәрләрнең   пенсия   фондына  булган  бурычларын  кайтару буенча “Бурычларны түләттерү айлыгы” үткәрә. Акцияне елдагыча суд   приставлары  хезмәте белән берлектә оештыралар.

Пенсия   фонды  хезмәткәрләре  һәм   суд   приставлары  18нче майдан 17нче июньгә кадәр  Пенсия   фондына  иминият кертемнәре буенча бурычлы шәхси эшмәкәрләрне  аулый. Бүген районның 408  эшмәкәренең   фондка  барлыгы 9,5 млн сум акча кертәсе бар.

-Акция алдыннан бурычлыларның күчемле  һәм күчемсез милке, банктагы счетлары, анда саклана торган акча суммасы турында мәгълүмат әзерләнде. Айлык барышында  суд   приставлары белән берлектә эре базарларга  һәм  сәүдә үзәкләренә, шәхси эшмәкәрләрнең  эшчәнлек алып бара торган урыннарына чыгабыз,- диде Пенсия   фондының  Мамадыш районы буенча баш белгече-эксперты Анатолий Митрофанов.

Аның сүзләренә караганда, бурычлы эшмәкәрләрнең уртача 10-15% бүгенге көндә бизнес белән гомумән дә шөгыльләнми инде. Әмма исәптән дә төшмиләр икән.

-Җыелган  бурычлар  киләчәк  пенсия  күләменә турыдан-туры тәэсир итә. Гамәлдәге законнар буенча,  пенсия   фондына  кертем түләнеп барган чор гына эш стажына керә. Шуны да истә тотарга кирәк,  эшмәкәрнең  эшчәнлек алып бару-бармавына карамастан, иминият кертемнәре аның Бердәм дәүләт реестрына кертелгән көненнән башлап исәпләнә,- диде Пенсия   фондының  Мамадыш районы буенча баш белгече-эксперты Анатолий Митрофанов.

Рейд барышында өйләрендә туры китерә алмаган бурычлыларга  Суд   приставлары хезмәте  һәм   Пенсия   фонды  идарәсе белгечләренең телефон номерлары күрсәтелгән  белдерү кәгазьләре  һәм   бурычын  түләү өчен квитанцияләр калдырылды.

Гамәлдәге закон нигезендә  пенсия  күләмен билгеләгәндә шәхси  эшмәкәр  булып эшләү стажы әлеге чорга  исәпләнгән иминият кертемнәрен тулысынча түләгән очракта гына  исәпләнә. Иминият кертемнәре, шәхси  эшмәкәр  эшлиме, әллә инде финанс-хуҗалык эшчәнлеген туктатканмы, моңа  бәйсез рәвештә ул  Бердәм дәүләт реестрына кертелгән вакыттан  алып, аннан  төшерелгәнгә кадәр  языла.  Әгәр дә шәхси  эшмәкәр  эшчәнлеген туктаткан икән, аңа теркәүче органнан исәптән төшәргә кирәк. Барлык сораулар белән Пенсия фонды идарәсенең Мамадыштагы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International