Балалар саф һавада төрле уеннар уйнарга бик яраталар. Тәрбияченең төп бурычы – саф һавада хәрәкәт уеннарын оештыру өчен тиешле шартлар тудыру, аларны балаларга файда китерерлек һәм аларның кәефен күтәрерлек итеп оештыру. Бу төр уеннар, балалар төркем белән бергәләшеп башкарган очракта, аның гомуми үсешенә зур өлеш кертәләр: социаль (аралашу белү), эмоциональ (шатлана-шаяра белү) һәм интеллектуаль (аң-белем) сыйфатларын камилләштерәләр. Урамда, ачык һавада оештырылган уеннарның балага никадәр зур шатлык китерүе, яхшы кәеф һәм канәгатьләнү хисен бирүе – мөһим фактор. Шул ук вакытта алар әйләнә-тирә дөнья, табигать белән таныша; тереклек ничек яши, аны ничек сакларга була дигән сорауларга җавап эзли.