Җәйге чорда “Хыял“ яшүсмерләр клубында күңел ачу мәйданчыгы эшли.

2015 елның 24 июне, чәршәмбе

Җәйге чорда “Хыял“ яшүсмерләр клубында күңел ачу мәйданчыгы эшли. Анда районыбыз гына түгел, ә башка төбәкләрдән килгән балаларны да бик теләп кабул итәләр. Иртәнге 9 сәгатьтән көндезге 11гә кадәр алар өчен педагоглар спорт ярышлары, конкурслар, күңелле уеннар оештыра.

 

Биредә шулай ук рәсемнәр ясарга һәм балчыктан төрле фигуралар да тудырырга мөмкин. Шундый дәресләрнең берсен безнең иҗат төркеме дә күреп кайтты. Балалар кулында гап-гади балчык мәчегә әверелә. “Оста куллар“ түгәрәгендә башка күп төрле сәнгать эшләнмәләре белән дә очраштык без. Рәсем ясау буенча өстәмә белем бирү педагогы Эльмира Җиһаншина җитәкчелегендә кечкенә генә балчык кисәкләреннән дә әллә ниләр ясыйлар. Мондый күнегүләр уйлау сәләтен дә, фикер йөртүне дә яхшырта.

-Балаларга дәрес бик тә ошый. Алар беренче тапкыр шаккатып калалар иде. Барысының да мәчеләрне өйләренә алып китәселәре, әти-әниләренә күрсәтәселәре килде,- ди балалар белән эшләү буенча белгеч Ләйсән Кашапова.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International