Сабантуйлар узган ялларда районыбызның һәр торак пунктында да диярлек гөрләде. Милли бәйрәмне якын итеп олысы да, кечесе дә кайткан.
Сабантуе татарларның һәм республикада яшәүче барлык кешенең зарыгып көтеп ала торган яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Күп гасырлар элек барлыкка килгән Сабан туе үзенең милли үзенчәлеген саклап килә. 6нчы июнь көнне аны Түбән Ушма авылында да билгеләп үттеләр. Бәйрәмне хәер–фатыйха сүзләре белән авыл имамы Илнар хәзрәт ачып җибәрде. Мәйдан кунакларына сәламәтлек, күңел тынычлыгы, мул уңышлар теләде ул.
Түбәнушмалыларга ихлас теләкләрен район башлыгы Анатолий Иванов та ирештерде.
Әлеге бәйрәмне оештыруга эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин зур өлеш керткән.
Сүз уңаеннан, Рифат Мотыйгуллин көче белән спорткомплекс янәшәсендә яңа мәйдан әзерләнде. Хәзер бу урын бәйрәмнәр оештыру өчен иң кулай җир.
Сабан туенда беренче чиратта авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлиләр. Нәкъ менә аларның фидакарь хезмәте бай уңышка нигез сала. Түбән Ушмада узган чара да искәрмә түгел. Хезмәт алдынгыларын мәйдан түрендә бүләкләделәр.
Бу бәйрәм тынычлык, игелек һәм үзара ихтирам идеалларының чагылышы. Сабантуй мәйданы дусларны очраштыра, кабатланмас бәйрәм рухы, милли көрәш һәм халык уеннары мохите белән үзенә тарта.
Ә әлеге кадрларны без Урта Кирмән авылында төшереп алдык. Мәйдан кунаклары үзәктә милли көрәш, чүлмәк вату, йөгерү кебек спорт бәйгеләрен тамаша кыла һәм катнаша алды. Биредә шулай ук кызыклы конкурслар һәм халык уеннары да әзерләнгән иде.
Кайбер авыл җирлекләрендә милли бәйрәм җомга көнне үк башланды. Икенчеләре аны шимбә, район сабантуеннан соң уздырды. Эре торак пунктларда бәйрәм мәйданы кунакларны якшәмбе көнне кабул итте.
Районда Сабантуйлар әле тәмамланмый. Бу атна азагында милли бәйрәмебезне Югары Кыерлы авылында үткәрәчәкләр.