Шатлык өстенә шатлык.

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе
Шатлык өстенә шатлык.1нче июнь-халыкара балаларны яклау көнендә кечкенә райондашларыбыз Самир белән Валерияне бала тудыру йортыннан алып чыгу тантаналы вакыйгага әверелде. Бу язмабызның төп геройлары - Карабаевлар һәм Галановлар гаиләләре. Яшь әниләрне һәм бәбиләрне каршы алырга иң якын кешеләреннән тыш, район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова, ЗАГС бүлеге башлыгы Фәния Әхмәтшина да килгән иде. Алар бәхетле гаиләләргә чәчәкләр һәм беренче документлары булган туу турында таныклык, нәни мамадышлыларның исемнәренең мәгънәләре чагылдырылган открыткалар тапшырдылар, ихлас теләкләрен җиткерделәр.

Әлеге гаиләләр икесе дә икенче бәбиләре артыннан килгән иде. Дусай авылында гомер кичерүче Акмал һәм Гөлфия Карабаевлар ун ел бергә. Олы уллары Даниярга иптәшкә тагын бер малай алып кайтканнар. Самир исеменә тукталганнар.

Евгений һәм Людмила Галановлар ике кызлы булды. Красная Горка җирлегендә яшәүче пар 3 ел элек гаилә корган. Беренче кызлары Ариадна исемле. Кечкенәсе Валерия исемен йөртәчәк. ул көчле һәм нык мәгънәсендә.

Тантаналы чара азагында барлык кунаклар күмәк рәвештә истәлеккә фотога төште. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International