Россиядә ел саен киң мәйданнарда урманнар яна.

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

Россиядә ел саен киң мәйданнарда урманнар яна. Бигрәк тә Ерак Көнчыгыш, Себер әлеге афәттән иза чигә. Быел иң беренче булып Хакасиядәге янгыннарның күпме зыян китергәне турында яхшы беләбез: 40тан артык торак пункт зыян күрде, 1200 дән артык йорт янды, 34 кешенең гомере өзелде, йөзләрчә кешегә медицина ярдәме кирәк булды. Бу яктан Татарстан тыныч төбәкләрдән санала. Дөрес, бездә дә янгын чыгу очраклары булып тора. Урманчылыкларның, янгын сүндерү подразделениеләренең һәм башка хезмәтләрнең оператив эшчәнлеге нәтиҗәсендә аларга таралырга юл куелмый. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр, Урман хуҗалыгы министрлыклары бу юнәлештә җитди эш алып баралар. Төрле тактик өйрәнүләр, урманчылыкларда янгыннарга карш көрәш буенча семинар-киңәшмәләр һәм башка эшлекле чаралар уздырыла.

Территориаль авария-коткару подразделениеләре урманнардагы янгыннар белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне бетерүгә әзер торалар. Үткән атнада өйрәнү чараларының берсе Кама урман урманчылыгы территориясендә оештырылды. Биредә Татарстан урманчыларыннан тыш күрше төбәкләр вәкилләре дә катнаша. Эшлекле киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров рәислегендә үтте. Семинарда район башлыгы Анатолий Иванов та катнашты.

–Янгын сүндерү очраклары шушындый өйрәнүләрдә генә булсын иде. Урманнарны бәла-афәтләрдән саклауның опертивлыгы ягыннан Татарстанның башкаларга үрнәк булуы беркемгә сер түгел. Биредә барысы да оператив оештырылган, – диде өйрәнүләрне ачканда Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты начальнигы Александр Арнатский.

Татарстан Урман хуҗалыгы министры Алмас Назиров та үзенең чыгышында табигать үпкәләрен саклау бүгенге көндә иң мөһим бурычларның берсе булуы турында ассызыклап үтте. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов өйрәнүләрдә катнашучыларга уңышлар теләде, аларга шушындый чараларда гына янгын сүндерергә язсын иде, дип белдерде.

-Районыбыз территориясенең 3тән 1 өлеше урманнардан тора. Президентыбыз ярдәме белән бездә янгын сүндерү постлары булдырылган, кирәкле техникалар бар. Тыгыз хезмәттәшлек алып бару бәрабәренә соңгы биш елда төбәгебез урманнарында зур янгыннар күзәтелми,- диде Анатолий Иванов.

Күрше Удмуртиядән килгән кунаклар пилотсыз оча торган аппаратлары, янгын сүндерү кирәк-яраклары күрсәттеләр.

Чара  өчен махсус мәйданчыкта берничә йорттан торган авыл, урман, склад макетлары ясалган иде. Аңа дистәләрчә янгын сүндерү техникасы, ГТХ, урманчылыкларның оператив төркемнәре, вертолет җәлеп ителгән иде.

...Янгын чыгу турындагы хәбәр алынуга дүрт кешелек төркем оператив рәвештә төтен күренгән юнәлешкә чыгып китә. Шул ук вакытта урманчылык җитәкчелеге, полициянең участок инспекторы алдан кисәтеләләр. Бәла булган урынга килеп җитүгә, төркемнең аннан үз көчләре белән генә котылып булмаганы ачыклана һәм махсус техника чакыртырга туры килә. Коры үләнгә капкан ялкын телләре урман массивына якынлаша, озак та үтми алар матур табигать кочагында утырган торак пунктындагы йортларны да чормап алалар. Монда инде авыл кешеләрен, аларның мал-туарларын эвакуацияләргә туры килә. Урман буендагы үләннәргә ут төрткән “гаепле“ кеше дә озак “ирек“тә йөри алмады. Ул хокук саклау органнары тарафыннан тоткарланды. Кемгәдер медицина ярдәме дә кирәк була. Дистәләрчә техника, янгын сүндерүчеләр, вертолет ярдәмендә янгынны җиңүгә ирешелә.

Өйрәнүләр азагында янгын сүндерүчеләрнең эше югары дәрәҗәдә бәяләнде. Сүз уңаеннан, янгыннарның 98 проценты кешеләрнең саксызлыгы аркасында килеп чыга.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International